100.5 FM Казань
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Ни сәбәпле Рәсим Низамов телеэкраннарда сирәк күренә?
3 Июнь 2019

Ни сәбәпле Рәсим Низамов телеэкраннарда сирәк күренә?

Узган атнада ТМТВ каналында чыгучы “Сер булып калсын” тапшыруының кунагы Рәсим Низамов иде. Җырчы тапшыруда серләрен ачты, бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнүе, үткәне һәм киләчәк планнары белән уртаклашты.
“Телеэкраннарда сирәк күренә башладыгыз, моның сәбәбе нидә?”, дип куелган сорауга да җавап бирде. “Гел телеэкраннарда күренсәм дә, ялкытыр идем. Кешегә бит ярап булмый. Бәлки соңгы арада, чыннан да, сирәк күренәмдер. Башка эшләр белән шөгыльләнсәм дә, минем профессиям‒җырчы. Әле мин җырлаячакмын. Мине Рәсим Низамов исемле җырчы буларак халык таный башлавына, иҗатыма егерме елдан артты. Шул уңайдан, гастроль турына әзерлегемне башладым”, ‒ дип җавап кайтарды танылган җырчы.

Автор: Йолдыз Гибадуллина
3 Июнь 2019
Шулай ук укыгыз