100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Лилия Муллагалиева дүртенче тапкыр әни булды!
26 Февраль 2019

Лилия Муллагалиева дүртенче тапкыр әни булды!

Җырчы Лилия Муллагалиева дүртенче тапкыр әни булды. Ир балага Илһам дип исем кушачакларын әйтә җырчы.

Инстаграм аша Лилия үзләрен котлап теләкләр әйтүче барча “подписчиклар”ына рәхмәт сүзләрен ирештерә.

“Бала шатлыгын куанып яшәргә язсын! Дүртенчегә барырга курыкмагыз! Дүртенчесе бик тиз туа икән!, - дип, үз теләген дә җиткереп кала җырчы.

Без исә, барча Барс-Медиа компаниясе исеменнән җырчыны әлеге шатлыклар белән котлыйбыз. Гаилә бәхете, балалар һәм әти-әниненң исән-сау, сәламәт булуын теләп калабыз!


Автор: Гүзәл Зиатдинова
26 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз