Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Илсөя Бәдретдиновага яңа үрләр яуларга кем мотивация биргән?
16 Сентябрь 2019

Илсөя Бәдретдиновага яңа үрләр яуларга кем мотивация биргән?

Узган атнада “Менә мондый кич” тапшыруының кунагы – популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова иде. Сер түгел, аның тышкы кыяфәте үзгәрүенә күпләр гаҗәпләнеп карадылар. “Илсөя Бәдретдинова чибәрләнгән, яшәргән...”, “җырлары да, үзе дә бик матур!” кебек сүзләрне еш ишеттек, укыдык, сөйләдек. Бу үзгәрешләр нигезендә нәрсә ята соң? Нәрсә җырчыбызны шундый зур үзгәрешләргә, үз максатларына ирешергә этәргән? Бу сорауны без Илсөя Бәдретдинованың үзенә бирдек.
  – Күп еллар элек бер танышым миңа “Кем соң син?!” диде. Бу сүзләрне шундый авыр күтәрдем. Шул көннән башлап миңа беркем дә андый сүзләр әйтә алмаслык итеп яшәргә үземә сүз бирдем. Минем иң яхшы сыйфатым ул – бернигә дә карамастан үз максатыма ирешү.
16 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз