100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Лилия Хәйруллина: “Шәхси тормышым турында бүтән сорамагыз!”
14 Февраль 2019

Лилия Хәйруллина: “Шәхси тормышым турында бүтән сорамагыз!”

 “Шәхси тормыш - минем өчен, шәхси дигәнне аңлата! Гел халык каршында чыгыш ясаучы кеше булгач, тормышта булган бар нәрсәне дә сөйләргә, язарга кирәк дигән сүз түгел бит!”, - дип яза Лиля Хәйруллина Инстаграм аккаунтында.

Кайбер кешеләр Лилиягә тормышка кагылышлы киңәшләр биреп, хәтта борчылуларын да белдерә икән. Ә кайберләре гомуvән дә шелтәли, ди. “Кайчакта кемдер минем турында үземнән дә яхшырак белә кебек тоела”, - дип, көлгән смайлик куеп, җавап кайтара җырчы.

Инстаграмда шәхси тормышын яктыртырга теләмәүче Лилия “Миңа шәхси тормыштан башка да күрсәтерлек, сөйләрлек темалар күп. Миннән шәхси тормышым турында бүтән сорамагыз”, дип үз позициясен күрсәтте.

Автор: Гүзәл Зиатдинова
14 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз