100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Эльмира Кәлимуллина: “Музыкант һәм шәхес итеп мине Татар мәдәнияте тәрбияләде”
27 Февраль 2019

Эльмира Кәлимуллина: “Музыкант һәм шәхес итеп мине Татар мәдәнияте тәрбияләде”

Билгеле булганча, 15 мартта Татарстанның Атказанган артисты, “Голос” проекты финалисткасы Эльмира Кәлимуллинаның “Төп роль” дип исемләнгән концерт туры башлана.

Әлеге көтеп алынган чара Татарстан Президенты, Мәдәният министрлыгы һәм “Барс-Медиа” компаниясе ярдәме белән оештырыла.

Быелгы концертлардагы төп мотив – Туган якка, татар мәдәниятенә мәхәббәт булачак. Җырчы әйтүенчә, нәкъ менә хәзер ул тамашачыга тулысынча күңелен ачарга, “чын Эльмираны” күрсәтергә әзер. Музыкант һәм шәхес буларак аны чын мәгънәсендә Татар мәдәнияте тәрбияләвен җиткерә Эльмира.

Эльмира концертта фәкать тере тавышка гына җырлаячак. Аңа Андрей Руденко җитәкчелегендәге «Elmiracle» джаз-бэнд төркеме кушылып уйнаячак.
Моңа кадәр Эльмираның мондый аккомпанементка җырлаганы юк иде әле!
Кайбер номерларда Мәскәүнең балет труппасы чыгышы да көтелә.

Димәк, 15 мартта – Казан, “Пирамида” сәхнәсе;
17 март – Сара Садыкова исемендәге концертлар залы.
20 март – Әлмәт, “Нефтьче” мәдәният йорты.
21 март – Эльмираның туган шәһәре - Түбән Кама, Халык иҗаты йорты.

Автор: Гүзәл Зиатдинова
27 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз