100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Эльмира Кәлимуллина: “Мин бик кешелекле кеше. Башкалар шуннан файдалана иде”
8 Февраль 2019

Эльмира Кәлимуллина: “Мин бик кешелекле кеше. Башкалар шуннан файдалана иде”

“Элек минбик еш авырыйм идем. Йә тамак авырта, йә борын... Гел фониаторда дәвалана идем. Әмма барыбер гел авырдым”, дип яза җырчы Эльмира Кәлимуллина Инстаграмында.

“Аңладым. Авыруның  сәбәбе һәрвакыт булган уйларымны, канәгатьсезлегемне әйтмичә калдыру булган икән. Ә мин, кеше үзе аңларга тиеш дип, берни әйтми идем”.

Хәзер исә җырчы ярты ел инде бер дә авырганым юк, ди. Хәзер үзен башкача тотуы, башкача уйлавы турында белдерә ул.
Психосоматика турында сүз алып бара Эльмира.

Үзегез дә кереп укый аласыз!
8 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз