100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Татар халкы Илһам Шакировны соңгы юлга 18 гыйнварда озатачак
17 Гыйнвар 2019

Татар халкы Илһам Шакировны соңгы юлга 18 гыйнварда озатачак

Татар халкының легендасы – Илһам Шакиров белән хушлашу җомга көнне, 18 гыйнварьда,  опера һәм балет театры бинасында булачак. Анда 9.00 сәгатьтә килергә мөмкин. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
12.45 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында җеназа намазы укылачак. Илһам Шакиров Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк. Татар җырын, татар моңын иң югары биеклеккә күтәрә алган Бөек җырчыбызны соңгы юлга озату эстраданың һәр җырчысы өчен Илһам аганың гомерлек хезмәтенә дан һәм хөрмәт белдерү булачак.

16 гыйнварьдә, кичке сәгать 4тә, озакка сузылган көчле авырудан соң, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров вафат булды. Җырчыга 84 яшь иде. Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районы Яңа Бүләк авылында туган. Илһам ага татар сәхнәсенең легендасы дип аталган җырчы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
17 Гыйнвар 2019
Шулай ук укыгыз