Кире кайту
30 Сентябрь 2019
Хәмид Кәримов эстрадага тәүге адымын кайчан ясаган?
Күпләребезгә “Адаштык бугай” җыры аша таныш булган Хәмид Кәримов бүген Әлмәт шәһәрендә яшәп, иҗат итә. Булачак җырчы Казан музыка училещесының вокал бүлеген тәмамлый. Тик эстрадага килергә ашыкмый, 15 ел дәвамында продюссерлык үзәгендә җырлар иҗат итә. Хәмид зур сәхнәгә беренче адымнарын 3 ел элек кенә ясый. “Беренче чыгышларымны Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның төркемендә ясадым. Инде 3нче ел бергә эшлибез, сольный концертларым киләсе елның яз айларында башланачак”, ди Хәмид Кәримов.
30 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз