100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Рамил Галимҗанов эстрадага ничек эләккән?
4 Сентябрь 2019

Рамил Галимҗанов эстрадага ничек эләккән?

Рамил Галимҗанов: “Мин Әлмәт училещысындагы вокал бүлеген тәмамладым. Күп җирләрдә эшләргә туры килде. Шулай ук, банкетларда, туйларда чыгыш ясап йөри идем. 2013 елда “Татар җыры” фестивалендә катнашып, “Алтын Барс” премиясенә лаек булдым. Зур сәхнәгә чыгуым шул чара белән бәйле булды. 2016 елда Эльмира Сөләйманова концертларына кунак буларак чыгыш ясарга чакырды, соңрак дуэт яздырырга карар кылдык. Тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, 2 ел бергә концертлар куеп йөрдек.  Хәзер сольный концертымны язам. Моңарчы мондый зур күләмдәге эш белән очрашкан да булмаган икән. Барысын да үзем эшлим, яхшы эшлисең килсә, үзең эшлә диләр бит”.
4 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз