100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Марат Галимов: «Бер ел урын өстендә яттым, аксак булып сәхнәгә чыкмаска сүз бирдем...”
20 Август 2019

Марат Галимов: «Бер ел урын өстендә яттым, аксак булып сәхнәгә чыкмаска сүз бирдем...”

Бүген һәр сәгатьнең 10 нчы минутында Татар Радиосы дулкыннарында Марат һәм Линара Галимовларның башкаруында “Син яшерен йолдызмы әллә” дип исемләнгән җырын тыңлый аласыз. Дуэт буларак яңгыраганчы Маратка да, Линарага да катлаулы юл узарга туры килә. Марат Галимов берничә ел элек түбәдән егылып төшеп, умыртка баганасын сындыра. Бер ел буе аны тормыш иптәше Линара карый. “ Хәлем начар иде, андый авыртуны дошманыма да теләмим. Шулчак үземә аксак калсам, сәхнәгә чыкмыйм дип, сүз бирдем. Көндезләрен Линара янымда булды, төнлә ресторанда администратор булып эшләде. Куып та карадым, кычкырып та карадым, янымнан китмәде. Ул вакытта кызыбыз да бик кечкенә иде. Хатыныма, әти-әниләребезгә зур рәхмәт, аларның ярдәменнән башка аякка баса алмас идем...”, ‒ дип сөйләде Марат Галимов.

Автор: Йолдыз Гибадуллина
20 Август 2019
Шулай ук укыгыз