100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Фазлыевларны халыктан җыйган акчага машина алуда гаеплиләр
29 Март 2019

Фазлыевларны халыктан җыйган акчага машина алуда гаеплиләр

Күптән түгел челтәрле бизнес белән шөгыльләнгән өчен Азат һәм Алсу Фазлыевларга затлы машина бүләк иткән иделәр. Тамашачылар исә моңа ышанмый. Янәсе, әнисен дәваларга дип халыктан җыйган акчаны машина алу өчен тотканнар. Бу хакта Азат Фазлыев үзенең инстаграмында язды.
“Хәерле кич барыгызга да. Кызганыч, бу көннәрдә негатив комментарийларны күп укырга, ишетергә туры килде. Янәсе, әнине дәваларга дип җыйган акчага машина алганбыз икән... Акланып утырасы килми, әмма ул машинаның ничек безгә килеп эләгүен тирәнрәк фикер йөрткәннәр аңлагандыр. Ә халыктан җыйган акчаны без мохтаҗ балаларга таратып бирдек. Моның хакта лентада аерым пост бар.
Аннары... Янәсе, әниләре үлде, кырыгы да булмады, ә балалары инде җырлап-биеп йөриләр. Беләсез микән, кайгыдан бераз онытылыр өчен сәхнә - бердәнбер чара. Якыннарыбыз да: "Гастрольләрегезне туктатмагыз, эшләгез", - диделәр. Әни үзе дә, миңа калса, күкләрдән безгә карап сөенә генә. Чөнки ул үзе дә эш яратты.
Ярага тоз салмагыз, зинхар. Мин сезнең берегезгә дә начарлык теләмим... Тормышыгыз матур, мул һәм имин булсын. Амин", - дигән ул.
29 Март 2019
Шулай ук укыгыз