100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Дилә Нигъмәтуллина: “Абый белән аерым эшләрбез дип, уйламаган да идем”
26 Июль 2019

Дилә Нигъмәтуллина: “Абый белән аерым эшләрбез дип, уйламаган да идем”

Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар − татар эстрадасындагы бердәнбер абыйлы-сеңелле дуэт. Концерт программалары да аларның икесе өчен языла, бергә уза иде. Тик Булат берничә ел иҗаттан ераклашып, бизнес белән генә шөгыльләнде. Абыйсы эстрададан киткәч, Дилә үзе генә чыгышлар ясарга мәҗүр булган. “Абый белән аерым эшләрбез дип, уйламаган да идем. Минем дә ул вакытта эстраданы, җырлауны ташлау турында уйларым булды. Җитмәсә, барысы да бергә килеп “өелде”, әниебез бик каты авырды, кызым Сәфинә дә кечкенә иде. Мин ул чорда стресс кичердем, тормышымның авыр еллары булып истә калган, ул турыда сөйләшәсем дә килми”, дип сөйләде Дилә Нигъмәтуллина.

Автор:Йолдыз Гибадуллина
26 Июль 2019
Шулай ук укыгыз