100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Данир Сабировның әнисе һәм хатыны арасында мөнәсәбәтләр нинди?
19 Июль 2019

Данир Сабировның әнисе һәм хатыны арасында мөнәсәбәтләр нинди?

Данир Сабировның әнисе Флүзә ханым булачак килене белән Казанда таныша. Данир укуда булу сәбәпле, аны Миләүшә каршы ала. Данир яшәгән фатирга кайтып чәй эчәләр. Миләүшәне Флүзә ханым шунда ук ошата: тышкы кыяфәте дә матур, эчке дөньясы да. Бик матур, итагатьле итеп сөйләшә.
Миләүшәгә ул вакытта унсигез генә яшь була, шуңа күрә борчылганы сизелеп тора. Әмма алар бернигә карамастан, бик тиз уртак тел табып, матур итеп сөйләшеп утыралар. Бүгенге көндә дә алар тату булып, бер-берсен аңлап яшиләр.
19 Июль 2019
Шулай ук укыгыз