Кире кайту
11 Февраль 2019
Ләйсән Таишева гаиләсенә BBC каналыннан шалтыратканнар
“Татар радиосы” алып баручысы, хәзерге вакытта декрет ялында исәпләнүче Ләйсән Таишевалар гаиләсенә ВВС телеканалыннан шалтыратканнар.
Сәбәбе – ире Александрдан аның ак аюларны төшергән фото-видеоларны үз каналларында күрсәтүгә ризалык алу булган икән.
Узган елның октябрь аенда Александр Төньяк Боз океанындагы Новая Земля ( Яңа Җир) архипелагына эш белән командировкага барырга туры килә. Алар урнашкан Белушья губа бистәсе янында зур гына чүплек бар икән. Көн дә әлеге чүплеккә яңа калдыклар китереп аударалар. Әлеге күренешкә ияләнгән ак аюлар, шул сәгатьләрне отып та калган. Чүпнең “яңа партиясе” китереләсе вакытка, ак аюлар җыелышып шул чүплеккә килә, ди. Менә әлеге уникаль кадрларны төшерә алган Александрдан чит ил журналистлары фото-видеоларны үзләрендә урнаштырырга рөхсәт сораган.
ВВС News каналында да чыккан кызыклы видеоны Ләйсән Таишеваның Инстаграм аккаунтында карап була.
Автор: Гүзәл Зиатдинова

Шулай ук укыгыз