100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Айгөл Бариева әти-әнисен Собчак гаиләсе белән ни берләштерә?
9 Февраль 2019

Айгөл Бариева әти-әнисен Собчак гаиләсе белән ни берләштерә?

“Шушы көннәрдә Ксения Собчакның интервьюсын карадым. Ул анда үз әти-әнисе турында сөйләде...”, - дип яза җырчы Айгөл Бариева Инстаграм битендә.

Аның сөйләвеннән Айгөл Собчак гаиләсе белән үз әти-әнисе арасында охшашлык тапкан.

“Әти-әнием һәрвакыт матур итеп, зәвык белән киенә белде. Ул чакта артык әйбер дә юк. Әмма Әнием булган әйберләрне үзгәртеп, пальтодан чалбар, итәкләр, чалбарлардан кофталар, кофталардан жилетлар тегә иде”, - дип хатирәләргә бирелә җырчы.

“Еш кына берәр кая баргач, зәвыклы киенгәнгә күрә, безне бик тәкәббер, эре кешеләр дип уйлыйлар иде. Әмма якыннан аралаша башлагач, гаиләбезнең гади, кешелекле, аралашучан булуын аңладылар...”, - дип яза Айгөл.

Алда әйтелгән Ксения Собчак та интервьюсында әти-әнисе турында шундый сүзләр сөйләгән.
9 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз