100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Арсен Камакаев иҗади юлын ничек башлаган?
22 Август 2019

Арсен Камакаев иҗади юлын ничек башлаган?

Арсен Камакаев: “Мин Пермь өлкәсенең Барда авылында туып үстем. Мәктәптә укыганда, бер егетнең гитарада уйнап җыр башкаруына мөкиббән калдым, үземне дә бу өлкәдә сынап карарга булдым. Шулай итеп, беренче тапкыр 14 яшемдә кулыма гитара алып, 3 көн эчендә әлеге уен коралын өйрәндем. 20 яшемдә үземнең музыкаль төркемем бар иде инде, үзебезнең Бардым районында безнең концертларны көтеп ала иделәр. Кызганычка каршы, төркемебез озак яшәмәде, мин музыкадан читкә тайпылдым. Соңгы арада гына иҗатка кире әйләнеп кайта башладым, бүгенге көндә “Татар радиосы” дулкыннарында җырым яңгырый, “ТМТВ” каналында клип күрсәтелә”.
22 Август 2019
Шулай ук укыгыз