100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Алсу Фазлыеваның Гөлназ Шәрипҗановага ни өчен үпкәсе бар?
17 Гыйнвар 2019

Алсу Фазлыеваның Гөлназ Шәрипҗановага ни өчен үпкәсе бар?

Популяр җырчы Алсу Фазлыева ТатМузТВ каналында чыгучы “Сер булып калсын” тапшыруында Гөлназ Шәрипҗановага карата күңел түрендә авыр юшкын булып калган үпкәсе турында сөйләде.
“...аның (Гөлназ Шәрипҗанованың – ред.) минем олы улым турында дөрес булмаган мәгълүмат сөйләп йөрүе, күңелемә тиде”, - ди Алсу. Ул чакта Азат белән Алсуның уллары Аяз беренче сыйныфта укыган.
“Без, артистларга, еш кына гастрольләрдә йөрергә туры килә. Шуңа да бәлки баланың кайчак дәресе дә тиешенчә хәзерләнеп бетмәгәндер, безнең яктан да ялгышлыклар булгандыр...  Әмма безнең белән бер өлкәдә эшләүче артист кешенең төрле чатларда безнең турында сөйләп, сүз куертуын – кабул итә алмадым”,-  ди Алсу. Шулчак Алсу Гөлназның үзенә шалтыратып, үз фикерен дә белдергән. Әмма шуннан бирле ике җырчының аралашканы юк икән.

17 Гыйнвар 2019
Шулай ук укыгыз