100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
20 Февраль 2019

Алсу Әбелханова: “Беренче балабызны ирем үстерде...”

“Беренче баламны ирем үстерде дисәм дә буладыр.... Сер түгел, Самара белән Казан арасында 10 ел йөреп яшәдем. Самарада торсак та, бик еш кына эш буенча Казанга чыгып китергә туры килде. Минем өйдә һәрвакыт сумкам җыелып, әзер булып тора иде”, - дип сөйләде Алсу Әбелханова “Сер булып калсын” тапшыруында.

Менә шул вакытта, гел эш буенча ике шәһәр арасында йөрергә мәҗбүр булганда, Алсуга беренче баласын үстерешергә ире зур ярдәм күрсәткән. “Садикка да, хәтта 8 март “утреннигына” да ирем бара иде”, - дип көлеп искә ала җырчы.

Алсу Әбелханова катнашындагы "Сер булып калсын" тапшыруын кабат Ютубтан эзләп карый аласыз.


Автор: Гүзәл Зиатдинова
20 Февраль 2019
Шулай ук укыгыз