100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Алсу Әбелханова пластик операцияларга ничек карый?
14 Август 2019

Алсу Әбелханова пластик операцияларга ничек карый?

“Кечкенә чагында иң зур хыялым борынымны үзгәртү иде. Бик нык ояла идем, шушы грузин хатыннарыныкы шикелле борынны яратмый идем. Хәзер исә, бу комплекстан арындым, киресенчә, үзенчәлекле борыным белән горурланам. Гомумән алганда, мин пластик операцияларга тискәре карыйм. Минем өчен пычак астына керү ‒ зур гөнаһ. Әйе, мин кыска шортиклар да, итәкләр дә киям, үземне фанатикларча да тотмыйм. Тик пластик операция белән кыска кием киюне чагыштырсак, минем өчен беренчесе күпкә куркыныч...”, ‒ дип җавап бирде җырчы.

Автор: Йолдыз Гибадуллина
14 Август 2019
Шулай ук укыгыз