Кире кайту
7 Август 2019
Дини Рамил Әйметдинов “гайбәт тарата”?
Җырчы ТМТВ телеканалы ярдәме белән “Мактау тактасы” дип аталган тапшыру алып бара. Тапшыруның асылы ‒ йолдызлар хейтерларга җавап бирә. Әлбәттә, монда җырчыларга карата шактый мыскыллаулы сүзләр дә ирештерелә. Шуңа да тапшыруда үчекләүләрсез, упкәләүләрсез булмый. Рамилнең үзенә дә дәгъва белдергәннәр. Имеш, “үзегез - диндә, ә үзегез шундый гайбәт тарата торган тапшыру төшерәсез”. Моңа Рамильнең үз җавабы бар: “әйе, тапшыруда җырчыларга карата ямьсез сүзләр, фикерләр әйтелә. Әмма шул рәвешле без халыкны гел кимчелекле яклар гына эзләмичә, бер-беребезгә карата миһербанлырак булырга өйрәтмәкче булабыз”, ‒ди җырчы.
Автор: Йолдыз Гибадуллина
Автор: Йолдыз Гибадуллина
7 Август 2019
Шулай ук укыгыз