100.5 FM Казан
Частоты вещания
Регина Тимербулатова Яратмый калмассын
Плейлист
Кире кайту
Ни өчен Илдар Әхмәтов белән яшәве авыр?
19 Сентябрь 2019

Ни өчен Илдар Әхмәтов белән яшәве авыр?

Илдар Әхмәтов белән Зөлфәт Зиннуров әле танылып кына килгән вакытларында, бер фатирны “снимать итеп”  яшәгәннәр. Зөлфәт бу вакытны көлеп искә ала. “Илдар белән яшәгәндә, аны уята алмыйча интегеп бетә идем. Билгеле инде: артист булгач, төнлә дә, иртә таңнан да концертларга җыенып чыгып китәргә туры килә. Шул концертны оештыручылар “зинхар, Илдарны уятып җибәр инде”, дип миңа шалтырата иделәр. Күз алдыгызга китерегез: башта үзем уянам, аннан соң Илдарны ярты сәгать уятам. Ул арада әйткәләшеп тә алырга җитешәбез. Әле сугышыр да идек, Илдар гына тора алмыйча интегә иде”, ди ул.
19 Сентябрь 2019
Шулай ук укыгыз